Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районы Миңлебай станциясендә 200 урынга исәпләнгән клуб төзелгән
Миңлебай станциясендәге китапханә дә әлеге проект буенча 2019 елда яңартыла, җиһазлар белән тәэмин ителә.
(Әлмәт, 27 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районында «Мәдәни мохит» федераль проекты тулы көченә гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Миңлебай станциясе халкы 200 урынга исәпләнгән яңа клублы булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Авыл халкы бу вакыйганы озак еллар көткән. Элеккеге клуб дип йөртелгән бина замана таләпләренә җавап бирмәгән. 1953 елда төзелгән бу бинаны Миңлебай авыл Советына 2005 елда «Куйбышев тимер юллары» тапшыра. Җитәкчелек аны клуб итеп куллану турында карар кабул итә. 50 урынга исәпләнгән бинада бәйрәмнәр, мәдәни чаралар, җыелышлар уза.
Әмма заманча, зур, уңай шартлар тудырылган клуб кирәклеге көн кебек ачык була. Ниһаять, «Мәдәни мохит» проекты Миңлебай халкына хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. 2019 елда 200 урынга исәпләнгән клуб бинасы сафка кертелә. Моның өчен барлыгы 14986500 сумнан артык акча тотыла.
Миңлебай станциясендәге китапханә дә әлеге проект буенча 2019 елда яңартыла, җиһазлар белән тәэмин ителә, китаплар кайтартыла. Болар өчен барлыгы 2177353 сумнан артык акча бүлеп бирелә. Китапханә дә яңа бинада урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз