Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы Мәмәт укучысы республика бәйгесендә җиңү яулады
КФУның халыкара фәнни-белем бирү үзәге Н.И.Лобачевский елына багышлап, «Татарстан математик мәсьәләләрдә» темасына республика бәйгесе уздырды.
(Әлмәт, 5 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Мәмәт укучысы туган якның математик мәсьәләләре республика бәйгесендә призлы урынга ия булды, дип яза район басмасы.
КФУның халыкара фәнни-белем бирү үзәге тарафыннан Н.И. Лобачевский елына багышлап, «Татарстан математик мәсьәләләрдә» темасына республика бәйгесе уздырылды. Анда республиканың 20 районыннан икенче турга чыккан 250 мәктәп укучысы катнашты. Мәмәт мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Адилә Галимова (укытучысы М. Гыйләҗева) «Минем кече Ватаным математик мәсьәләләрдә» номинациясендә чыгыш ясап, 3 нче урынны яулады. Адиләнең эше «Татарстан математик мәсьәләләрдә» җыентыгына кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз