Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы Мәмәт авылында ФАП ачылды
Чарада ФАП мөдире Эльвира Саттаровага район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.
(Әлмәт, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Мәмәт авылында тантаналы рәвештә фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды, дип яза җирле басма.
Объект кыска вакыт аралыгында – ике ай эчендә сафка бастырылды. Мәмәтлеләрне әлеге вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина котлады. Чарада ФАП мөдире Эльвира Саттаровага район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды. Мәмәттән тыш, узган ел Түбән Абдул авылында да заманча ФАП ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз