news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы Мәмәт авылы җирлегендә яшьләр спартакиадасында 2000нән артык кеше катнашты

Быелгы спартакиадада 14 төр спорт ярышлары буенча 36 авыл яшьләре үзара көч сынашты.

(Әлмәт, 1 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Мәмәт авылы җирлегендә яшьләрнең 49 нчы кышкы спартакиадасы узды, дип яза җирле басма.

– Авыл яшьләренең бу җыены үзенең уникаль форматы белән барлык спорт ярышларыннан аерылып тора. Бу спорт чарасы гына түгел, ә бердәмлек бәйрәме һәм татулык символы да. Авыл халкы исә гомер-гомергә үзенең ихтыяр көче һәм физик яктан ныклыгы белән аерылып торды. Иң көчле спортчылар авыл җирләреннән чыга дип әйтсәм дә ялгышмасмын, - диде Айрат Хәйруллин.

Традиция буенча спартакиаданың тантаналы ачылышында физик культура өлкәсендә уңышлар яулаган һәм яшьләрне спортка җәлеп итүдә көч куйган хезмәткәрләргә, район педагогларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Быелгы спартакиадада 14 төр спорт ярышлары буенча 36 авыл яшьләре үзара көч сынашты. Барлыгы 2000 гә якын катнашучы җыелды.
Кече авыллар арасында (халкы 800 гә кадәр булган) гомуми исәп буенча беренчелеккә Кичуй, икенче урынга Васильево, өченче урынга Дальние Ямаши авыл җирлекләре чыкты. Зур авыллар арасында беренче урын Миңнебайга бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны Яңа Нәдер һәм Габдрахман авыллары командалары алды.

Киләсе елга юбилейлы спартакиада Габдрахман авылында узар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot