news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы командасы VI Авыл яшьләре спартакиадасында беренче урынны яулады

Авыл яшьләре спартакиадасының гомум команда зачетында Алексеевски районы җыелма командасы – икенче, Арча районы вәкилләре өченче урынга лаек булды

(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ”). Татарстанда 2009 ел дәвамында узган VI “Сәламәтлек” Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы командасы беренче урынны яулады.
Авыл яшьләре спартакиадасының гомум команда зачетында Алексеевски районы җыелма командасы – икенче, Арча районы вәкилләре өченче урынга лаек булды.
Спартакиада программасына чаңгыда узышу, шашка, күп төр ярыш, волейбол, армрестлинг, шахмат һәм баскетбол буенча ярышлар кертелгән иде, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Узып баручы елда авыл халкы арасында спортның милли төрләрен үстерү буенча ТР “Уңыш” физкультура–спорт оешмасы алып барган эш Россиянең “Урожай” физкультура–спорт оешмасы тарафыннан югары бәяләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100