Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы Камы-Исмәгыйль авылында үзара салым акчаларына чишмәләр төзекләндерәчәк
Моңа кадәр үзара салым акчасына юллар тәртипкә китерелгән, зират капкалары алыштырылган.
(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Камы-Исмәгыйль авылында үзара салым акчаларына чишмәләр төзекләндерергә җыеналар. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итә.
Авылда барлыгы теркәлеп һәм теркәлмичә 710 кеше яши. Шуларның 494 бүген референдумда катнашырга тиеш. 9 сәгать 45 минутта тавыш бирүчеләр саны 23 процент тәшкил иткән иде. 12 сәгатькә бу сан 37 процентка җиткән.
Гадәттә сайлауларда һәм референдумнарда камыисмәгыйльлеләр активлык күрсәтә - 95-97 процент кеше катнаша иде. Тулаем алганда, авыл халкы үзара салым якл, диелгән әлеге хәбәрдә.
“Бик кирәкле чара. Үзебезнең файдага бит. 200 сум күп акча түгел инде ул. Һәркемнең мөмкинлегеннән килерлек”, – диде Нәҗит Габдерәшитов.
Моңа кадәр үзара салым акчасына юллар тәртипкә китерелгән, зират капкалары алыштырылган. Быел җыелган акчага чишмәләр төзекләндереләчәк. Халык җыенда әнә шундый карарга килгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз