Әлмәт районы Иске Багряж-Елхово авылының атамасын үзгәртү сорала
Эш шунда: хисап мәгълүматларына әлеге торак пункты Елхово Советының Иске Багряж-Елхово авылы буларак кергән. Әмма туу турындагы таныклыкларда, паспортларда тиешле графаларда рәсми булмаган “Елхово” атамасы кулланыла
(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе Татарстан Республикасының Әлмәт районы Иске Багряж-Елхово авылының атамасын үзгәртүгә кагылышлы мөрәҗәгате белән бәйле иде. Эш шунда: хисап мәгълүматларына әлеге торак пункты Елхово Советының Иске Багряж-Елхово авылы буларак кергән. Әмма туу турындагы таныклыкларда, паспортларда тиешле графаларда рәсми булмаган “Елхово” атамасы кулланыла.
Авыл Советына гражданнардан “Елхово” авылы атамасын рәсми рәвештә ныгыту буенча чаралар күрүне сораган үтенечләр кергән. Чөнки авыл исемен төрлечә күрсәтү кешеләргә милек һәм мирас хокукларын теркәгәндә комачаулык тудыра. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.