Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы имам-мөхтәсибе дога кылуның файдасы һәм аның кыйммәте турында сөйләде
Әлмәт мөхтәсибәте Бишмунча авылында вәгазь киче уздырды.
(Әлмәт, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 23 гыйнвар көнне Әлмәт мөхтәсибәте Бишмунча авылында вәгазь киче уздырды. Анда дога кылуның файдасы һәм аның кыйммәте турында сүз барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Авыл Мәдәният йортына җыелган авыл халкын Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. Ул дога кебек мөһим төшенчәләр турында вәгазь укыды, дога кылуның файдасы һәм аның кыйммәте турында сөйләде.
Чара Бишмунча авыл советы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырылды.
Чарада балалар чыгыш ясады, халык иҗаты күргәзмәсе оештырылды һәм чәй табыны әзерләнде .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз