news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы Бишмунча авылы халкы үзара салым күләмен арттырган

Әлмәт районы Бишмунча авылында яшәүчеләр үзсалымга 2015 елда ук үзгәреш керткәннәр.

(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Бишмунча авылында үзара салым акчасы күләмен арттырып, 250 сум җыячаклар. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итә. 

Кеше башыннан җыелган 250 сумга хөкүмәттән 4 тапкырга арттырып бирелгән субсидияне өстәгәч, саллы сумма килеп чыга. Балигъ булганнар, ягъни референдумда катнашырга тиешлеләр саны аз түгел – 614 кеше. Моңа кадәр үзсалым акчасын юллар төзекләндерүгә тотканнар.

Хәзер суэтем башнясын ремонтларга планлаштыралар. Бишмунча авыл җирлеге составына Камы-Елга, Акчишмә, Бакчасарай авыллары да керә. Алар да Бишмунчага килеп референдумда тавыш бирә. 13 кеше алдан тавыш бирү хокукыннан файдаланган. 56 кешедән өйләренә килүләрен сораган гариза кергән.

"Без гаиләдән дүрт кеше катнашабыз референдумда. 1 мең сум акча тапшырабыз. Бу бит авыл, үзебез, балалар, шушында яшәүчеләр өчен. Шартлар һәркемгә кирәк", – дип исәпли Вильсур Мөбарәкшин.

Аның фикерен Әлфия Тимербулатова да куәтләде. "Без булмасак авылны тагын кем күтәрсен. Һәркем актив булырга, үз авылы өчен янып-көеп яшәргә тиеш дип саныйм. Акчаларның кая киткәнен күреп торабыз, ел саен җирлек башлыгы исәп--хисап тота", – диде ул.

Район халкы сайлау участокларына баруын дәвам итә. Тулаем алганда, 12 сәгатькә район буенча референдумда катнашучылар саны 7054 кешегә җитте. Бу 27,74 процент дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100