news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы басуында тереләй бер ир-ат янып үлгән

Әлеге вакытта аның кемлеген ачыклау эшләре бара.

(Әлмәт, 29 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы басуында тереләй бер ир-ат янып үлгән, дип яза җирле басма kznlive.ru сайтына сылтама белән.

Ир-атның җәсәды суд-медицина экспертизасына җибәрелгән. 24 август көнне Кичүчат авылында “Кичүчат” КФХ будкасында ут чыга. Янгын нәтиҗәсендә будка янып бетә һәм бер ир-ат үлә. Якынча мәгълүматларга караганда, ул авыл хуҗалыгында сак хезмәтендә эшләгән. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Әлеге вакытта аның кемлеген ачыклау эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot