Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы ветераннарга скандинавия таяклары бүләк итте
Әлмәт башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр һәм районның мактаулы кешеләре белән очрашты.
(Әлмәт, 8 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр һәм районның мактаулы кешеләре белән очрашты, дип яза район газетасы.
Очрашу ачыктан-ачык фикер алышу формасында узды. Айрат Хәйруллин мәртәбәле кунакларны районның социаль-икътисади торышы, киләчәккә планнар белән таныштырды, аларның фикерләре белән кызыксынды. Әлмәттә мактаулы гражданин исеме 33 кешегә бирелгән. Шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш кертеп, әлеге исемгә лаек булучылар төбәкнең матурлыгын, барлык шартлар да тудырылуын җиткерде, шулай ук тәкъдимнәр дә белдерелде. Бүген көн кадагында иң зур проблема “Көнбатыш капка” һәм “Яшьлек» микрорайоннарында мәктәпләр төзелеше торырга тиеш диде ветераннар бу сорауга аеруча борчылып. Клара Булатова шигырен космоста укуларын видеоязма аша күрсәтү аеруча күңелле булды. Район башлыгы ветераннарга сәламәт булуларын теләде һә скандинавия таяклары бүләк итте. Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан да изге теләкләр җиткерелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз