Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы туры эфирда халык белән аралашачак
Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала.
(Әлмәт, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2 ноябрьдә “Альметьевск ТВ” телеканалында Шәһәр көне уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры элемтә уздырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Таттелеком” операторы белән килешү төзегән кулланучылар әлеге каналны пультның 22 нче, “МТС” операторыннан файдаланучылар 32 нче, башкалар 30 нчы төймәгә басып таба ала.
Тапшыру барышында туры эфирга шалтыратып, һәркем борчыган соравын җиткерә ала.
Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана. Җирле халыктан шалтыратулар 29 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр 12.00-00.00 сәгатьләрдә 000 кайнар элемтә номерына, кесә телефоныннан 8(8553)000000 номерына кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз