news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сайлауларны оештыру дәрәҗәсен уңай бәяләде

Һәр участокта санитар-эпидемиологик нормалар тулысынча үтәлә.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сайлауларны оештыру дәрәҗәсен уңай бәяләде
almet-rt.ru

(Әлмәт, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 13 сентябрь — Россиядә Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов сайлауларда үз тавышын бирде. 797нче сайлау участогына Тимур Дмитриевич тормыш иптәше белән килде, дип хәбәр итә almet-rt.ru.

Район башлыгы ассызыклаганча, бүген бөтен Татарстан өчен җаваплы көн: без 5 елга бер тапкыр республика Президентын сайлыйбыз.

Моннан тыш, муниципаль сайлаулар да уза. Тимур Нагуманов сайлау кампаниясенең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Һәр участокта санитар-эпидемиологик нормалар тулысынча үтәлә: керү юлында температураны үлчиләр, кулларны эшкәртү өчен санитайзерлар куелган һәм дезинфекция чаралары белән эшкәртелгән келәмнәр урнаштырылган, тавыш бирүчеләргә битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар тәкъдим ителә.

Район башлыгы сүзләренә караганда, әлмәтлеләр актив тавыш бирә, нефть шәһәрендә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы сайлауларда үз тавышларын биргән инде.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100