news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгы шәһәрдә һәм районда нинди үзгәрешләр көтелүе турында сөйләде

Моңа кадәр төбәктә 50 метр озынлыктагы бассейн юк иде. «Мирас» бассейны әнә шундый зурлыкта булачак.

(Әлмәт, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Киләсе елда Әлмәт төзелүгә 65 ел тулачак. Бу уңайдан нинди үзгәрешләр көтелүе турында район башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, агымдагы елда тагын бер зур проект тормышка ашырыла башланды. Моңа кадәр төбәктә 50 метр озынлыктагы бассейн юк иде. «Мирас» бассейны әнә шундый зурлыкта булачак. Ул шәһәрдә төрле дәрәҗәдәге турнир-чемпионатлар уздырырга, спортчыларга ярышларга әзерләнергә дә мөмкинлек бирәчәк.

– Бүген аның нигезе салына. Киләсе елда «Мирас» файдалануга тапшырылып, анда теләгән һәркем йөзә алыр дип уйлыйбыз, – диде Айрат Хәйруллин.

Медицина учреждениеләрен ремонтлау да дәвам итәчәк икән. Искәртелгәнчә, балалар шифаханәсендә төзү-төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Аны быел ук башлап, киләсе елда 1 июнь – Балаларны яклау көненә тәмамлау күздә тотыла.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерүләрен сорап, бу хакта язуыбызны, җитәкчелеккә җиткерүебезне үтенеп редакциягә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кайгырмагыз, эшләр киләсе елга да дәвам итәчәк, район башлыгы йорт яны биләмәләрен тәртипкә китерүнең планга кертелүен хәбәр итте.
Аның менбәреннән без тагын бер шатлыклы яңалык ишеттек.

– Шәһәрдә велоинфраструктура ясауның 3 нче этабы да булачак. Көн саен 4 мең кеше велосипедта йөри. Һәм аларның саны арта бара, – диде ул. – Әлмәттә яңа система эшли башлаячак. Бу «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның шәһәргә бүләге. Махсус сатып алынган велосипедлар прокатка биреләчәк. Ярты сәгате өчен 10 сум гына түләргә туры киләчәк. Әлеге социаль проект велосипедтта йөрергә теләгән һәркемнең, бигрәк тә балаларның, укучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерергә ярдәм итәчәк.

Болар киләсе елда шәһәрдә башкарылачак эшләрнең кайберләр генә. Әлмәт үсүеннән, матураюыннан туктамый. Бездән файдалануга тапшырылган барлык корылмаларны, матурлыкны саклый белү һәм балаларыбызны, оныкларны да шуңа өйрәтү таләп ителә, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot