Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районы башлыгы шәһәр оешмалары яшьләр комитеты лидерлары белән очрашты
Бүген 50дән артык оешмада 12 меңнән артык яшь кеше хезмәт куя.
(Әлмәт, 6 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр оешмалары яшьләр комитетлары лидерлары белән түгәрәк өстәл артына җыелды, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.
Яшьләрнең уй-теләкләрен белү, планнарын тормышка ашыру, шәһәрне тагын да камилләштерү өчен уртак фикергә килү – очрашуның максаты әнә шундый иде.
Бүген 50дән артык оешмада 12 меңнән артык яшь кеше хезмәт куя. Предприятияләрнең күбесендә яшьләр комитетлары тулы куәткә эшли, яшь белгечләр советлары да оешкан. Муниципаль учереждение һәм сәнәгать предприятияләрендә барлыгы 22 яшьләр комитеты исәптә торса да, аларның һәммәсе дә актив эш алып бармый. Бу өлкәдә һәр оешмага нефтьчеләрдән үрнәк алырга кирәктер.
– Яшь активлар мәктәбе оештыру идеясы инде күптәннән бар иде. Үзара тәҗрибә уртаклашу, яшьләр тормышын тагын да кызыклырак итәр өчен бу бик мөһим дип саныйм. Шәһәр оешмалары яшьләр комитеты лидерлары белән берлектә шәһәр яшьләр комитеты оештырып, шәһәр күләмендә әһәмиятле чаралар уздыруны да якын киләчәктә максат итеп куябыз һәм без шуның өчен бүген бирегә җыелдык та инде, – диде Әлмәт торба заводы яшьләр комитеты рәисе Рамил Закиров.
Бер тавыштан шәһәр яшьләр комитеты рәисе итеп аның үзен сайлады лидерлар. Очрашуда якын киләчәктә стандарт булмаган форматта яшьләр өчен ачык һавада брейринг кебек берәр чара оештыру дигән сүзләр дә яңгырады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз