news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгы киләчәкне кайгырта

Район башлыгы студентларны районда яшь белгечләргә каралган социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре, чаралары белән таныштырды.

 (Әлмәт, 19 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин КФУның педагогика юнәлешендә белем алучы студентлары белән очрашты, дип яза район газетасы.

Аралашу-танышуның төп максаты яшьләрне үзебезнең районга эшкә чакырудан гыйбарәт иде. Бүген Әлмәт мәктәпләре аерым төр белгечлекләр буенча укытучыларга кытлык кичерә. Район башлыгы студентларны районда яшь белгечләргә каралган социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре, чаралары белән таныштырды, Әлмәтнең яшь укытучылар ассоциациясе вәкиле Мария Сыркина эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ахырдан районның мәктәп директорлары А.М. Бутлеров исемендәге Химик институтның чыгарылыш студентларына эшкә юллама бирү чарасында катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot