Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы ифтар мәҗлесе уздырды
Мәҗлестә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
(Әлмәт, 2 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 июньдә үзәк мәчеттә Әлмәт районы башлыгы исеменнән ифтар ашы уздырылды, дип яза район газетасы.
Мәҗлестә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район имамнары, мәчеткә йөрүчеләр катнашты. Җыелучыларны сәламләп, район башлыгы ураза аеның рухи чистарыну ае булуын, бу айда үзеңне сынау мөмкинлеге тудырылуын ассызыклады. Ураза тотучыларга ихлас теләкләрен җиткерде. Чара турында истәлек итеп Камил хәзрәт Сәмигуллинга дөя йоныннан шарф бүләк итте.
Ифтар ашыннан соң җыелучылар барысы бергә Әлмәт районының һәм республикабызның чәчәк атуы өчен дога кылдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз