news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы башлыгы: Дөнья үзгәрә, без дә аның белән бергә үзгәрәбез

Әлмәттә һәм Әлмәт районында гражданнар 116 сайлау участогында тавыш бирә ала.

Әлмәт районы башлыгы: Дөнья үзгәрә, без дә аның белән бергә үзгәрәбез
instagram.com/nagumanovtd/ Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/society/01-07-2020/glava-almetievskogo-rayona-mir-menyaetsya-i-my-menyaemsya-vmeste-s-nim-5753481

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Әлмәттә иртәнге сигездә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү участоклары ачылды. Бүген Бөтенроссия тавыш бирүнең төп һәм соңгы көне. Бүген кичке сигезгә кадәр шәһәр һәм районда 116 участок эшләячәк. Бу турыда «Әлмәт ТВ» хәбәр итә.

Район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең тавышын сайлау участокларының берсендә иртәрәк биргән. Фото белән ул үзенең Instagram челтәрендә уртаклашкан.

«Дөнья үзгәрә, һәм без аның белән бергә үзгәрәбез.1993 елда кабул ителгән илебез Конституциясе төзәтмәләрне һәм камилләштерүне таләп итә. Без сезнең белән бергә дәүләтебезнең төп законына нинди үзгәрешләр кертелергә тиешлеген хәл итә алабыз», — дип язган Тимур Нагуманов.

Сайлау участокларында санитар куркынычсызлыкның барлык чаралары да үтәлә — кергәндә сайлаучыларның тән температурасын үлчиләр, битлек, перчаткалар һәм ручка бирәләр, бинаны даими рәвештә дезинфекциялиләр.

Тавышны өйдән биру мөмкинлеге дә бар. Сайлау участогына шалтыратып, гариза калдырырга була. Бүген гаризалар кичке бишкә кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100