Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы башлыгы белән эшмәкәрләр очрашуында проблемалар турында сүз барды
Бүгенге көндә безнең төбәктә 6,5 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъектлары үз эшчәнлекләрен җәелдерә.
(Әлмәт, 3 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт эшмәкәрләре белән очрашты, дип яза җирле басма.
Бүгенге көндә безнең төбәктә 6,5 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъектлары үз эшчәнлекләрен җәелдерә. Алар күпчелек күпләп һәм ваклап сату, эшкәртүче җитештерү, төзелеш, күчемсез милек белән бәйле эшчәнлек, авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү белән шөгыльләнә. Эшмәкәрләр җитәкчелек белән булган проблемалары турында ачыктан-ачык фикер алышты. Шулай ук шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүчеләр район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз