news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгы Бөек Ватан сугыш ветеранын котлады

Ул 1999 елга кадәр Таҗикстанда яшәгән, хатыны вафат булганнан соң Әлмәткә күчеп килгән.

Әлмәт районы башлыгы Бөек Ватан сугыш ветеранын котлады
almetyevsk.tatar.ru/tat/index.htm/news/1467456.htm

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы ветераны Ниҗад Шәңгәрәевта кунакта булды һәм аны якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләде. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ниҗад Шәңгәрәев Башкортстан АСССРның Яңавыл районында туган. Ул 1942 елның августында армиягә алынган, 1948 елда гына дембилизацияләнгән.

Ниҗад Шәңгәрәев Таҗик дәүләт университетын тәмамлаган, Таҗикстанда завод директоры булып эшләгән, шуннан 1984 елда пенсиягә чыккан. 1999 елга кадәр Таҗикстанда яшәгән, хатыны вафат булганнан соң Әлмәткә күчеп килгән.

Ветеранның Ватан сугышы ордены “Батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot