news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин Татмедиа җитәкчесе Андрей Кузьминга интервью бирде

Әлмәт мэры шәһәрдәге яңа объектлар, районда авыл хуҗалыгын һәм эшмәкәрлекне үстерү проектлары турында сөйләгән.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Әлмәт районы башлыгы һәм Әлмәт шәһәре мэры Айрат Хәйруллин «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервью бирде.

Айрат Хәйруллин нефть башкаласының яңа объектларын күрсәтте, көзен файдалануга тапшырылачак объектлар турында сөйләде.

“Хис-кичерешләребез искиткеч! Казандагы күп кенә парклар да безнекенә тиң булырлык түгел. Бездә эш көннәрендә дә паркта йөзләгән кеше була, һәркем, олысы-кечесе дә күңеле теләгәнчә ял итә”, - дип язган Әлмәткә баргач Андрей Кузьмин үзенең Instagram битендә.

Шәһәр мэры интервьюда авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектларның уңышы, эшмәкәрләр белән мөнәсәбәтләр, Әлмәтнең туристик потенциалы һәм яңа махсус икътисади зона ачылышы турында сөйләгән.

Әлмәт мэры белән әңгәмә 18 августта sntat.ru сайтында чыга. Видеоны YouTube сайтындагы “Татар-информ” каналында күреп була.

Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьләрдә карап булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot