Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы авылларында терлек азыгы әзерләү эшләре бара
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда күпьеллык үләннәр мәйданы 12019 гектар тәшкил итә.
(Әлмәт, 29 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы авылларында терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чагы. Терлекләрен кышлату өчен район буенча барлыгы 8700 тонна печән, 39000 тонна сенаж, 43500 тонна силос әзерләү кирәк, дип яза җирле басма.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда күпьеллык үләннәр мәйданы 12019 гектар тәшкил итә. 27 июньгә шуның 3473 гектары чабылган, 2586 тонна печән, 880 тонна сенаж, әзерләнгән, силоска керешмәгәннәр әле.
Эш төрле хуҗалыкта төрлечә бара. Яхшы һава торышыннан оста файдаланучылар да, печәнгә әле генә төшүчеләр дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз