Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы авыл яшьләренең XXXXV спартакиадасына сайлап алу ярышлары башланды
Ул Кәләй авылында милли көрәш һәм гер спорты ярышлары белән башланып китте
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районы авыл яшьләренең XXXXV спартакиадасына сайлап алу ярышлары старт алды.
Ул Кәләй авылында милли көрәш һәм гер спорты ярышлары белән башланып китте. Әлеге бәйгедә 20 авыл җирлеге спортчылары очрашты. Милли көрәштә I урынга Миңлебай командасы, II урынга габдрахманлылар чыкты. III урында Яңа Кәшер көрәшчеләре.
Гер спортында исә I урынга Миңлебай һәм Яңа Нәдер командалары лаек булды. II урында - кәләйлеләр, III урында - Сөләй яшьләре, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз