news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт район башлыгы Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты

Шәһәрдә барлыгы 8 ачык һәм 7 ябык теннис корты бар

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Россия теннис федерациясе безнең төбәктә теннисны популярлаштыру буенча проект гамәлгә ашыра. Әлеге эшчәнлек Казаннан башланган, бүген Әлмәт белән Лениногорск шәһәрләренә игътибар бирелә. Бездә бердәм методик система буенча укулар оештыру планлаштырыла. Казан тәҗбирәсе шуны күрсәтә, Казан теннис академиясендә шөгыльләнүчеләр арасында Россия чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгәннәре бар.

Әлмәттә 2007 елдан башлап «TENNIS CITY» спорт комплексы эшли. Шәһәрдә барлыгы 8 ачык һәм 7 ябык теннис корты бар. 2 нче мәктәптә 2 теннис корты исәпләнә.

Әлмәт район башлыгы Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Федерация президенты Әлмәттә теннис үсеше программасын 1 октябрьгә тәкъдим итәргә ышандырды, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot