Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт район башлыгы өлкәннәр белән очрашты
Яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдәге өлешләре өчен ветераннарга район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
(Әлмәт, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 октябрьне лаеклы ялда булучылар көтеп ала. Бу көнне алар үз адресларына яңгыраган рәхмәт сүзләрен ишетүдән, күңелле кичәдән тыш элеккеге хезмәттәшләре белән дә очрашалар. Оешма-предприятиеләрдән күтәренке кәефтә таралышучы, бер-берсе белән аерылыша алмыйча гапләшеп торучы, кайткач та әле йортлары каршында алган тәэсирләре белән уртаклашучы өлкәннәрне бүген дә очратырга була, дип яза җирле басма.
Кичә район башлыгы Айрат Хәйруллин төбәк үсешенә зур өлеш керткән өлкәннәр, ветеран хәрәкәте нәшатлылары, сугыш ветераннары белән очрашты. Политехникум ашханәсенә 130 дан артык ветеран чакырулы иде. Район башлыгы мөхтәрәм затларның фидакарьлеген билгеләп үтте, изге теләкләрен җиткерде. Бүген сугыш ветераннарының сафы сирәгәя бара. Яшь буын белән очрашулар уздыру, алар белән патриотик тәрбия алып бару, тарихыбызны бәя итү сугыш чоры балалары җилкәсенә кала. Айрат Хәйруллин яшьләргә әхлакый тәрбия бирүдәге өлешләре өчен ветераннарга район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Өлкәннәрне “Татнефть” ААҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов та тәбрик итте. Василий Иванович “Ветеран хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен” мактаулы билгесе тапшырды.

Мул табын артында утыручы лаеклы затлар хөрмәтенә матур-матур җырлар да яңгырады. Алар рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, шушындый кадер-хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз