news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт психоневрология диспансеры белгечләре катнашында конференция булды

Уртача гомер озынлыгы арту белән өлкән яшьтәгеләр арасында акыл зәгыйфьлеге белән авыручылар да күбәя...

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт психоневрология диспансеры белгечләре катнашында сәламәтленккә багышланган конференция узды.

Уртача гомер озынлыгы арту белән өлкән яшьтәгеләр арасында акыл зәгыйфьлеге белән авыручылар да күбәя. Белгечләрне авыр хәлгә куйганы шул: күңел саулыгы какшаган өлкән яшьтәге әти-әниләрен балалары хастаханәгә урнаштырып котылмакчы.

Хастаханәдә исә акылга зәгыйфь кешене гомер азагына кадәр тота алмыйлар. Шуңа күрә республика клиник психиатрия хастаханәсе табиблары социаль яклау министрлыгына интернатларда психоневрология урыннарын арттыру зарурлыгы турында тәкрарлап тора. Моннан тыш, быел әлеге клиникада, шундый катлаулы хәлдә калган авыруларның, аларның гаиләләренең тормыш шартларын җиңеләйтү максатында, паллиатив ярдәм бүлеге ачылган.

Әлмәт психоневрология диспансерында 2,3 меңкеше исәптә тора. Шуларның 80е - балалар һәм үсмерләр. Моннан тыш, 2,6 меңләп кеше консультатив ярдәм төркемендә санала, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100