news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт полицейскийлары "Хәтер шәме" акциясенә кушылды

Алар батырларны искә алдылар, мемориалга чәчәкләр салдылар.

(Әлмәт, 24 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Иртәгә сугыш иде" бөтенроссия социаль акциясеннән Әлмәт хокук сакчылары да читтә калмады, дип яза җирле басма.

Сугыш елларында һәлак булган, тыныч тормышта үз бурычларын үтәгән вакытында гомерләре өзелгән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган мемориал стела янында алар вафат булганнарны искә алды, шәмнәр кабызды, мемориалга чәчәкләр салды. Акция бер минут тынлык белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot