Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт политехника техникумында «Арт-Сабантуй» картиналар күргәзмәсе эшли башлады
Күргәзмә күчмә, һәркем аны күрә һәм картиналар өчен тавыш бирә ала.
(Әлмәт, 11 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәтнең политехника техникумда «Арт-Сабантуй» күргәзмә-конкурсы башланды. Ул балалар һәм сугыш. темасына багышланган.
Күргәзмә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм узган ел узарга тиеш булган. Тик пандемия аркасында бу картиналарны берәү дә күрмәгән. Шуңа күрә оештыручылар конкурс темасын үзгәртмәскә карар иткән.
Ошаган картинаны сайлап, күргәзмәдә ук тавыш бирергә мөмкин.
Проектның сайтында тавыш бирергә, бер үк вакытта әсәрләрнең авторлары турында белергә мөмкин. Быел Идел-Урал төбәге рәссамнары гына түгел, ә Новосибирск һәм Санкт-Петербургтан да катнашучылар бар.
Картиналар 12 шәһәр мәйданчыгында урнаштырылачак. Җиңүче халык тарафыннан тавыш бирү юлы һәм профессиональ жюри ярдәмендә билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр 15 майда картиналар галереясында ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз