Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт пляжында чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә ял итә
Шәһәр күле бүгенге көндә Әлмәт районында су коенырга рөхсәт ителгән бердәнбер сулык булып тора.
(Әлмәт, 30 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Берничә ел элек Әлмәт шәһәрендә булдырылган искиткеч ял итү урыны - пляждан кешенең өзелгәне юк. Өлкәннәр дә, балалар да җылы кояш нурлары астында су коенырга ашыга. Чит төбәкләрдән дә ял итәргә килүчеләр байтак. Шәһәр пляжы гаҗәпләндерүен дәвам итә, ял итүчеләр аны мактап туймый, дип яза җирле басма.
– 1 июнь көнне коткару хезмәтләре белән берлектә шәһәр күле су коену сезонына кабул ителде. Тиешле актлар да төзелде. Санитар службалар, коткаручылар - бар да җәлеп ителгән. Тиешле чаралар күрелеп, шәһәр күле халыкны, кала кунакларын кабул итәргә әзер. Һава торышы да су коену өчен яхшы, – ди коткару-эзләү посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев.
Шәһәр күле бүгенге көндә Әлмәт районында су коенырга рөхсәт ителгән бердәнбер сулык булып тора. Пляж зонасы республикада иң яхшылардан санала: заманча җиһазландырылган, бар да кул сузымында, уңайлы. Су керү, кызыну өчен генә түгел, спорт белән шөгыльләнү өчен дә биредә барлык шартлар да бар. Скалодром, бау паркы, волейбол мәйданчыгы һәм башкалар актив ял итүчеләрне үзенә җәлеп итә. Территориядә аерым бассейн да бар.
– Бу бассейн балалар өчен. Тирәнлеге буенча чикләүләр дә бар, йөзәргә өйрәнергә теләүчеләр өчен инструктор эшли. Медицина хезмәткәре дә каралган. Кирәк булган очракта ашыгыч ярдәм килгәнче, беренче ярдәм күрсәтә ала, – ди Фәсхетдин Сыраев.
Пляжда һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Һәр көн иртән чүп-чар җыеп, комны куркыныч калдыклардан тазарту – алыштыргысыз кагыйдә. Суны да белгечләр көн саен тикшереп тора.
Әмма ялның да үз кагыйдәләре бар. Татарстанда 25 көн эчендә сулыкларда 20 кеше батып үлгән. Әлмәттә дә гомерләре өзелүчеләр күзәтелә. Быел җәйдә ике кешенең гомере өзелгән инде. Коткаручылар су коенучыларга кагыйдәләрне бозмаска киңәш итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз