news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт пляжы яшьләрне үзенә җыйды

Яшьләр көнен шәһәр һәм "Татнефть"компаниясендә хезмәт куючылар ел да үзгә итеп уздыра.

(Казан, 1 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт пляжы барлык яшьләрне үзенә җыйды, дип яза район газетасы. 
 
Яшьләр көнен шәһәр һәм "Татнефть"компаниясендә хезмәт куючылар ел да үзгә итеп уздыра.
 

Быел аның урыны итеп пляж сайланган. Бәйрәм сәгать 10 да ук башланды. Яшьләрне район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, компания яшьләренең яңа лидеры Дмитрий Несмин котлады. Яшьләр пляж волейболында, стритбол, воркаут, шахмат, биеклеккә менүдә көч сынашты. Төрле урыннарда тематик зоналар һәм мәйданчыклар эшләде, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100