Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт пенсионерының банк карточкасыннан 4 мең акчасын алганнар
Кырыгалдарларга 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
(Әлмәт, 29 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт пенсионеры 4 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан, дип яза җирле басма.
Телефон кырыгалдарлары бу очракта да күпләргә таныш схема буенча эш иткән. Социаль челтәрдәге танышыннан акча биреп торуын сорап килгән хәбәргә җавап итеп, ул кирәкле сумманы шунда ук банк картасы аша күчерә. Бераз вакыттан соң әлеге аккаунттан ханымга рәхмәт сүзләре килә һәм билгеле бер банк уздыручы акциядә катнашырга тәкъдим ителә. Беркатлы пенсионер аны-моны уйламыйча, банк картасының номерын һәм пин-кодын хәбәр итә. Озак та үтми акчасының алынуы турында телефонына смс-хәбәр килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан җинаять эше кузгатылган. Кырыгалдарларга 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз