news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт пенсионерларына велосипед бүләк иттеләр

Әлмәт пенсионерлары өчен махсус 5 клуб төзелде, түгәрәкләр эшли.

(Әлмәт, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт пенсионерлары өчен махсус 5 клуб төзелде, түгәрәкләр эшли. Өлкәннәр гимнастика, фитнес, йога, җиңел атлетика, чаңгыда йөрү һәм физкультураның башка төрләре белән шөгыльләнә. Клубларга "скандинавия таяклары" бүләк ителгән иде. Бүген «Татнефть» компаниясе аларга биш велосипед бүләк итте, дип яза җирле басма.

"Муниципалитет та велосипед алу өчен акча бүлеп бирә. Шәһәрдә менә дигән велосипед юллары бар. Пенсионерлар рәхәтләнеп йөри. Клубларда сәламәт яшәү рәвеше белән даими рәвештә меңнән артык кеше шөгыльләнә. Бассейннарга бушлай йөрү мөмкинлеге дә тудырылды. Өлкәннәребез бик шат. «Татнефть» һәм хакимият җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диде ветераннар советы рәисе Василий Самойлов.

news_right_1
news_right_2
news_bot