Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт пенсионерлары өчен «Поле чудес» уены оештырылды
Уен «Пионерия» темасына багышланды.
(Әлмәт, 6 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә коллективы Өлкәннәр көне уңаеннан үз пенсионерлары өчен «Поле чудес» уены оештырды, дип яза җирле басма.
Уен «Пионерия» темасына багышланды. Уен башланыр алдыннан катнашучылар һәм кунакларны идарә начальнигы Светлана Лаптева сәламләде. Барысы да Россия телеканалындагыча булды: әйләнә торган барабан да, призлар да, уенчылар өчлеге дә, җиңел булмаган сораулар һәм суперприз да. Өч турда өч кеше җиңеп чыкты. Алар арасында яшүсмерләр клублары мөдирләре, педагоглары һәм идарә хезмәткәрләре бар иде. Уен нәтиҗәләре буенча Людмила Костарева җиңүче булды. Ул шулай ук суперуенда да җиңеп, төп призны яулады.
Уен беткәннән соң бәйрәм кунаклары өчен тәҗрибәле хореограф Диләрә Умарова мастер-класс үткәрде. Өлкән буын вәкилләре сальса биюе темплары белән рәхәтләнделәр. Бу бию юкка сайланмаган. Чөнки ул әзерлек дәрәҗәсенә дә, яшькә дә карамый, һәркемгә туры килә. Чарада шулай ук яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләрнең кул эшләрен карап та хозурланырга була иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз