Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт пенсионерлары берлеге командасы республика спартакиадасында беренче урын яулады
Җиңүчеләрне Пенсия фондының Әлмәт идарәсендә тантаналы шартларда хөрмәтләделәр.
(Әлмәт, 4 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы пенсионерлары берлеге командасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап уздырылган VIII «Өченче буын» республика спартакиадасында беренче урын яулады, дип яза җирле басма.
Ярышларда республика төбәкләреннән барлыгы 500 дән артык өлкән яшьтәге кеше катнашты. Алар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ядрә белән ату, дартс, катнаш эстафетада көч сынаштылар. 18 шәһәр командасы арасында әлмәтлеләрнең беренче урын яулавы – зур казаныш. Җиңүчеләрне Пенсия фондының Әлмәт идарәсендә тантаналы шартларда хөрмәтләделәр. Идарә начальнигы Фая Якупова шәһәр һәм районның спорт тормышында актив булулары өчен өлкәннәргә рәхмәтен һәм соклануын белдерде, призерларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз