news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт паркында Яшьләр ассамблеясы концерт куйды

Үзәк парк сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган концертның максаты - үзара татулыкны һәм толерантлыкны күрсәтү.

(Әлмәт, 5 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Татарстан халыкларының яшьләр Әлмәт бүлегенең алдынгы яшьләре Җиңү көне уңаеннан үзәк парк сәхнәсендә зур концерт бирде, дип яза җирле басма.

Үзәк парк сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган концертның максаты үзара татулыкны һәм толерантлыкны күрсәтү, яшьләрнең әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмавын дәлилләү иде.

– Быел тәүге тапкыр менә шундый концерт оештырырга булдык. Биредә ассамблеяга караган барлык милләт яшьләре чыгыш ясый. Узган елларда без «Георгий тасмасы» һәм «Үлмәс полк» проектларында гына катнашкан идек. Быел инде яшьләр белән Җиңү көненө тагын да саллырак өлешебезне кертергә булдык, - диде Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы Әлмәт бүлегенең әгъзасы Аиша Мехтизаде.

Шунысы куандырды, биредә берәүне дә мәҗбүри китермәгәннәр. Әллә шуның өченме, һәр чыгыш эчкерсез килеп чыкты. Аеруча нәни егетләрнең грузиннар биюе тамашачы күңеленә хуш килде. Яшь һәм талантлы Арбине Манукянның чыгышын да яратып кабул иттеләр.

– Кечкенә булсам да мин сугыш турында яхшы ишетеп беләм. Әрмәнстанда минем туганнар да, әби-бабайлар да анда катнашкан. Мин беләм, бүгенге матур тормышыбыз өчен меңләгән кешеләр үз гомерләрен биргән. Моны без һәрвакыт санлап, бу батырлыкны кадерләп яшәргә тиеш, - диде Арбине концерттан соң.

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясына кергән яшьләр 9 май бәйрәме уңаеннан башка чараларда да катнашырга планнаштырып тора. Аларның күбесе инде данлыклы «Катюша» җырын да махсус шуның өчен өйрәнеп куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot