Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт паркында Беренче канал тапшыру төшерде
Иҗат төркеме берничә көн дәвамында шәһәр һәм райондагы үзешчән артистларны, төрле милләт ансамбльләрен төшерде.
(Әлмәт, 27 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт паркында Беренче канал тапшыру төшерде. «Играй гармонь любимая» телепроектының иҗат төркеме берничә көн дәвамында шәһәр һәм райондагы үзешчән артистларны, төрле милләт ансамбльләрен төшерде, төбәгебезнең күркәм традицияләрен өйрәнде, дип яза җирле басма.
Кичә аларның иҗади сәяхәте парктта дәвам итте. Биредә «Играй гармонь» фестивале узды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, депутат, боксчы Николай Валуев, «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева әлмәтлеләрне «Мәдәни мохит» проектының яңа сезоны ачылу белән котлады. Төбәкнең мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре бүләкләргә дә лаек булды.
Сәхнә түренә чыккан Мәскәү кунакларын – Анастасия һәм Захар Заволокиннарны, «Частушка» ансамблен халык алкышларга күмде. Концерт барышында ук «Играй гармонь любимая» тапшыруы өчен чыгышлар яздырылды. Димәк, озакламый Әлмәтнең бай мәдәни тормышын Беренче каналдан күзәтә алачакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз