news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт паркында балалар Россиянең танылган язучылары белән очрашачак

Анда “Глаголица” сәнгатьле уку бәйрәме узачак

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт паркында “Глаголица” сәнгатьле уку бәйрәме 4 октябрьдә узачак. Бәйрәм кысаларында балалар танылган Россия язучылары: Сергей Махотин, Михаил Яснов, Анна Русс, Андрей Абросимов һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Ксения Молдавская белән очрашачак.

Бәйрәм кунаклары шәһәр китап кибетләре тарафыннан булдырылган китап ярминкәсендә булачак, “Самокат”, “Книжки и Фишки”, “Татарстан китап нәшрияты”ның китап күргәзмәсе һәм шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисовның шәхси күргәзмәсе белән танышачак. Шулай ук Алмас Идрисов мастер-класс та уздырачак, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot