news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт онкодиспансерында радиология корпусы ачылачак

Радиотерапия яман шешне дәвалаучы өч ысулыннан берсе булып тора.

(Әлмәт, 2 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәттә Республика клиник онкология диспансеры филиалының радиология корпусын ачарга планлаштыралар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аның төзелеше инде узган елның август аенда ук башланган иде. Төзелеш эшләрен Бөгелмә шәһәренең “Жилсервис” оешмасы алып бара. Радиотерапия яман шешне дәвалаучы өч ысулыннан берсе булып тора. Хәзер Әлмәт онкодиспансерында ике генә ысулны, ягъни профессиональ хирургия һәм химиотерапияне кулланалар.

Радиология корпусында кеше организмынының сәламәт тукымаларына һәм органнарга зыян китермичә генә дәвалау мөмкинлеге бирүче махсуслаштырылган технологияләр кулланачаклар. Пациент барлык процедураларны бер урында уза алачак. Белгечләр нурланышның дөрес микъдарын яман шеш стадиясенә һәм аның күләменә карап сайлый алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot