news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт оешмасы «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында бүләкләнде

«100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Чаллы шәһәре алса, икенче урында Әлмәт булды, Түбән Камага өченче урын бирелде.

Әлмәт оешмасы «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында  бүләкләнде
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.Конкурс 2007 елдан башлап ел саен җиде категориядә үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай итеп, конкурс комиссиясе әгъзалары карары белән «100 меңнән артык халкы булган торак пунктлар» категориясендә беренче урынны Чаллы шәһәре алса, икенче урында Әлмәт булды, Түбән Камага өченче урын бирелде. 

«100 дән 250 мең кв.метрга кадәр торак фондына хезмәт күрсәтүче оешмалар» номинациясендә шәһәрнең «Жилбытсервис-М» оешмасы бүләкләнде.


news_right_1
news_right_2
news_bot