news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт оешмасы табигатькә зыян китергән өчен 600 мең сумнан артык штраф түләячәк

Кара металл калдыкларын эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятие 210 кв. м мәйданлы территориядә чүплек оештырган.

Әлмәт оешмасы табигатькә зыян китергән өчен 600 мең сумнан артык штраф түләячәк
almet-rt.ru

(Әлмәт, 30 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Закон бозучыларның эзенә төштеләр. Арбитраж суд карары буенча Әлмәт оешмасына 682 500 сум күләмендәге штраф түләргә туры киләчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кара металл калдыкларын эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятие 210 кв. м мәйданлы территориядә чүплек оештырган була. Металлолом калдыклары бернинди япмасыз җир өстендә сакланган була. Калдыкларны саклау өчен территория махсус чистарту корылмалары белән җиһазландырылмаган булган. Шуның нәтиҗәсендә туфрак нефть продуктлары белән пычранган.

Предприятие 140 000 сум күләмендәге штрафка тартылды. Моннан тыш, экологлар табигатькә сумлык китерелгән зыянны 682 500 сумл бәяләделәр. Компания югары һәм арбитраж судларында яклау табарга тырышты. Әмма экологлар карарны үзгәрешсез калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot