news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт оешмасы Түбән Каманы чүпләгән

Экологлар тарафыннан бу компаниянең җитәкчеләре исеменә административ беркетмә тутырыла.

(Әлмәт, 23 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Түбән Кама халкы "Халык контроле"нә шәһәр урамнарының берсендә чүп өеме барлыкка килү турында хәбәр итә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чүплек барлыкка килгән урынга Татарстан Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары юл ала. Алар биредә агач кабель барабаннары һәм аларның калдыкларын күреп ала. Нәтиҗәдә, бу урында 120 квадрат метр мәйданлы чүплек барлыкка килгән.

Белгечләр ачыклаганча, әлеге җир участогының хуҗасы Әлмәт компанияләренең берсе була. Экологлар тарафыннан бу компаниянең җитәкчеләре исеменә административ беркетмә тутырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot