Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт нефтьчеләре Гагарин урамын бәйрәм мәйданчыгына әйләндерде
Уеннарда махсус билетлар отып, аларны космонавтларның ризыгына алыштырырга да була иде.
(Әлмәт, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Нефтьчеләр көнендә Әлмәтнең Гагарин урамында халык рәхәтләнеп ял итте, яңа технологияләр кулланып булдырылган мәйданчыкларда космоска «менеп төшәргә» дә, Марс буйлап «сәяхәт итәргә» дә, «космонавтлар» белән аралашырга да мөмкин иде, дип яза җирле басма.
Хәтерләсәгез, узган ел монда Испания, Франция, Голландия, Аргентина илләре, Мәскәү, Питердан килгән урам артистлары чыгыш ясады. Быел бәйрәмнең бу өлешен үзебезнекеләр «күтәрде». Сынатмадылар! Ел дәвамында илебезнең танылган режиссерлары, артистлары уздырган мастер-классларда осталык, тәҗрибә туплаган әлмәтлеләр бәйрәмне онытылмаслык итеп уздырды. Аеруча бала-чага яннарыннан өзелмәде. Ә артистлар яше-карты белән үз телләрендә сөйләште, көлдерде, кәефләрне күтәрде. Нәниләр кул эшләре буенча оештырылган мастер-классларда, уеннарда катнашты, урам буенча тезелгән сәхнәләргә күтәрелеп җырлады-биеде дә. Берничә юнәлешкә бүлгәләнгән «Мәдәни мохит» проекты, «Легкие крылья» фестивале, хоккей фанатлары өчен булдырылган мәйданчык – бар да Әлмәтнең сәләтле, актив яшьләргә никадәр бай булуын күрсәтте.
Бигрәк тә яңа технологияләр кулланып ясалган зоналарда озын чират тезелде, космос белән якыннан танышу өчен менә дигән мөмкинлек иде бу. Хәтта уеннарда махсус билетлар отып, аларны космонавтларның ризыгына алыштырырга да була иде.

Гагарин урамында тамашалар кызган арада Ленин урамындагы үзәк сәхнәдә үзешчәннәребез, дистәләгән татар эстрадасы йолдызы, Алтайдан килгән «Яңа Азия» этник музыкасы төркеме чыгыш ясады. Нефтьчеләр мәйданында исә «ДДТ», «Звери» төркемнәре хит җырларын бүләк итте. Концертлар кичкә кадәр итеп, бәйрәм салют белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз