news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт нефтьчеләре «Елховнефть» идарәсенә җитәкче сайлады

Яңа лидер итеп янәдән Рузалин Бакиев сайланды.

(Әлмәт, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары" ). Киләчәк ышанычлы булсын өчен белемле, зыялы, нәшат һәм квалификацияләрен даими күтәрү турында кайгырткан яшьләр, аларны үз артыннан ияртүче лидер кирәк. «Елховнефть» идарәсендә әнә шундый кеше сайланды, дип яза җирле басма.

Идарә яшьләренең XVIII отчет-сайлау конференциясе дә быел башка форматта үтте. Эшчеләр һәм белгечләр бер командага берләшеп, бәйгеләрдә, тренингларда катнашты, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» викторинасында белемнәрен күрсәтте.

– Стандарт формалардан китүнең сәбәбе шунда, без аны яшьләр өчен файдалырак итәргә теләдек. Предприятие яшьләреннән 10 катнаш команда төзеде. Бу төрле цехларда, идарәнең үзендә эшләүчеләр бер-берсе белән танышсын, аралашсын, туплансын өчен шулай эшләнде, – диде идарәнең яшьләр белән эшләү буенча әйдәп баручы инженеры Рузалин Бакиев.

Гомумән алганда, «Елховнефть»тә 1840 кеше хезмәт куя. Шуның 34 проценты яшьләр. Пленар өлештә ясалган чыгышлардан аңлашылганча, алар сынатмыйлар. Быел аеруча тырышлык күрсәткәннәр. Ел саен «Татнефть» компаниясе иң яхшы структур бүлекчәсенә бәйге уздыра. Анда бары тик яшьләр генә катнаша торган чаралар нәтиҗәсе дә исәпкә алына. Мисал өчен, агымдагы елда Нефтьчеләр көнендә үткәрелгән һөнәри осталык бәйгесендә «Елховнефть» яшьләре командасы балларда зур аерма белән беренче урын яулады. Яшьләрнең фәнни-гамәли конференциясендә дә уңышлы чыгыш ясап, җиңү яуладылар алар.

Идарәдә яшьләр өчен бөтен шартлар тудырылган. «Яшь белгеч мәктәбе» эшли. Аның аша 400 дән артык хезмәткәр үткән. Быел гына да яңа эшкә урнашкан 27 кеше аның ярдәмендә белемнәрен камилләштергән. Ун айда 30 яшь белгеч хезмәт баскычыннан күтәрелгән, 52 се квалификацияләрен арттырган.

Яңа лидер итеп янәдән Рузалин Бакиев сайланды. Конференциядә «Иң яхшы яшь эшче», «Иң яхшы яшь белгеч», «Иң яхшы яшьләр оешмалы цех» бәйгеләренә йомгак ясалды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100