news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт наркология диспансеры 1,4 миллион сумга тестлар сатып алачак

Әлеге тестларны күп очракта мәктәп укучыларын һәм студентларны тикшерү өчен тотачаклар.

(Әлмәт, 10 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтлеләрне наркотик матдәләр куллану-кулланмауларын тикшерәчәкләр. Моның өчен 1,4 млн. сум акча тотылачак, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.

Шуның кадәр акчага Әлмәт наркология диспансеры тестлар сатып алачак. Спайс, морфин, марихуана, амфетамин, кокаин кебек наркотик матдәләрне куллану-кулланмауны ачыклап булачак. Әлеге тестларны күп очракта мәктәп укучыларын һәм студентларны тикшерү өчен тотачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100