news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт музыка көллияте халык йоласын искә төшерде

Кузьминки – ул көзне озату һәм кышны каршы алу йоласы.

(Әлмәт, 23 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт музыка көллиятендә "Венок дружбы" милләтара проекты кысаларында театральләштерелгән тамаша үтте.
Бу юлы көллият артистлары "Кузьминка" халык йоласын күрсәттеләр, дип яза җирле басма.

Сценарийны 4 нче курс студенты Миләүшә Нуриева язды, аны көллият студентлары һәм укытучылары башкарды. Репетицияләр ай буена барды. Автор һәм артистлар дүрт ел уку дәверендә өйрәнгәннәрен сәхнәдә күрсәтергә тырыштылар.

– Бездә халык бүлеге. Миңа халык йолалары, аларны өйрәнү ошый, - ди Миләүшә Нуриева.

Кузьминки – ул көзне озату һәм кышны каршы алу йоласы. Борынгы Русьта, кыр эшләре тәмамланганч, кызлар Кузьминкига кич утырулар оештыра торган булганнар. Бәйрәмгә егетләр килгән, үзләренә ошаган кызларны сайлый торган булган. Иң төп ризык һәм бәйрәмнең символы тавык булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot