news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт музеенда бик кызыклы күргәзмә эшли

Күргәзмәне оештыруга этәргән төп сәбәп музейда XIX-XX гасырларның якты истәлеге булып торучы экспонатлар күплегеннән гыйбарәт.

(Әлмәт, 27 сентябрь, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда кызыклы күргәзмә ачылды, дип яза җирле басма.

Ул «Өс киемнәре күпне сөйли…» дип атала. Күргәзмәдә районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренә, бигрәк тә татарлар, руслар, чувашлар һәм мордва халкына хас булган көнкүреш әйберләре, чигешләр һәм тукылган әйберләр белән тулыландырылган костюм комплекслары урын алган. Күргәзмәне оештыруга этәргән төп сәбәп музейда XIX-XX гасырларның якты истәлеге булып торучы экспонатлар күплегеннән гыйбарәт. Музей хезмәткәрләренең аларны әлмәтлеләргә күрсәтәсе, алар ярдәмендә борынгы бабаларыбызның әйләнә-тирәгә, бер-берсенә булган ихтирамлы мөнәсәбәте хакында сөйлисе килә. Күргәзмә яшь буынга үзенчәлекле юллама да булып хезмәт итә.

Әлмәт музее костюмнар тарихы һәм этнография белән кызыксынган барлык әлмәтлеләрне күргәзмәне карарга чакыра. Шулай ук алар музей фондын төрле әйберләр, документлар, фотолар, этнография темасына тарихи фактлар белән тулыландыручыларга да рәхмәтле булачакларын белдерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot