news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт музее сугыш чоры әйберләрен җыя

Туган якны өйрәнү музее халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Әлмәт туган якны өйрәнү музее халыктан фондны тулыландыруда ярдәм сорый.

Әгәр сезнең 1950 елгы өстәл лампасы, Бөек Ватан сугышы елларындагы радио, Беренче бөтендөнья, 1941 елгы сугыш, илебездә барган хәрби чуалышлар чоры белән бәйле хәрби формалар, сугыш кирәк-яраклары, фотографияләр, документлар, китаплар, уставлар, альбомнар һәм хатлар, трофей әйберләрегез булса, музейга алар яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә нык ярдәм итәр иде. Әлеге әйберләрне соңныннар кире алырга да мөмкин булачак. Музей Әлмәтнең Тынычлык урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан (телефоны: 22-04-22), дип игълан итте Әлмәтнең җирле басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100