news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Әлмәт муниципаль районында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

^Әлмәт муниципаль районында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

(Әлмәт, 2 март, “Татар-информ”, Марат Бәдертдинов). Бу атнада Әлмәт муниципаль районы авылларында хисап җыелышлары ахырына якынлаша. Кичә Елхово авылында чираттагы утырыш узды. Биредә капиталь ремонттан соң “Күбәләк” дип аталган балалар бакчасы ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Рәшит Әбүбәкеров катнашты.

Балалар бакчасы ремонтының төп инвесторы “Ямашнефть” нефть-газ табу идарәсе булды, ә генераль подрядчысы – “Трубостроитель” ҖЧҖ. Ремонтка барлыгы 6 миллион сум салынган. Балалар бакчасында җирле 60 бала өчен өч төркем эшли. Монда зур музыка залы, медицина блогы, дәресләр һәм ял өчен киң бүлмәләр бар. “Хәзер бездән, хәтта, шәһәр бакчалары да көнләшерлек”, - диләр биредәге тәрбиячеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100