news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенә карата җинаять эше тикшерелә

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерүгә юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органары тарафыннан Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе 47 яшьлек Р. Х.га карата җинаять эше тикшерелә.

Ул РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче часте (хезмәт вазифасыннан файдаланып билгеле бер затның мошенниклык кылуы), 285 нче маддәнең 1 нче часте (вазифаи вәкаләтләрдән законсыз файдалану) буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.

Якынча версия буенча, 2014 нче елның гыйнварыннан февраль аена кадәр Әлмәт шәһәрендә Х., үз буйсынуындагы “Визит” медицина детоксикация үзәге директоры урынбасарына күрсәтмәләр биреп, ялган рәвештә табиб-методист вазифасына эшкә урнаша. Аннан шикләнелүче аның турында ялган мәгълүматларны эш вакытын исәпкә алу табеленә кертүне һәм хезмәт хакын санауны сорап күрсәтмә бирә. Нәтиҗәдә Х.га 715 мең сумнан артык хезмәт хакы исәпләнгән, шул рәвешле, Әлмәт муниципаль районына зыян китерелә.

Х. гаебен танымаган. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләрен тикшерүгә юнәлдерелгән тикшерү чаралары үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100