news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт муниципаль хезмәткәрләре финалга узды

Спартакиадада тугыз район катнашты

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Баулыда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Анда республиканың көньяк-көнчыгышыннан тугыз район катнашты.

Ярышлар спортның җиде төре – волейбол, футбол, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы, баскетбол буенча барды.

Беренче көндәге ярышлардан соң әлмәтлеләр командасы өченче урында иде. Өстәл теннисы һәм баскетбол безнең команданы икенче урынга чыгарды. Хәзер әлмәтлеләр республика күләмендәге этапка – финалга әзерләнә, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100